Мавыктыргыч һәм файдалы язгы каникул!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучылары язгы каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрәләр. Көн саен фәннәр буенча өстәмә дәресләр белән бер рәттән төрле чаралар үткәрелә. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 9Б сыйныфы укучылары «САБАГРО» җәмгыятенә экскурсиягә бардылар. Укучыларны оешма җитәкчесе Нигъмәтҗанов Фәрит Әлфәт улы үзе  каршы алды һәм мавыктыргыч итеп оешма эшчәнлеге белән таныштырды.  Укучылар “САБАГРО” җәмгыяте эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм тармакта заманча алымнар турында белделәр. Фәрит Әлфәт улы авыл хуҗалыгы техникаларын җиһазландыруның өр-яңа технологияләре һәм сатып алуларның, техникаларны ремонтлау эшләре ничек башкарылуы турында сөйләде. Катнашучыларга заманча авыл хуҗалыгы техникалары белән танышу, аларны якыннан күрү мөмкинлеге дә булдырылды. Экскурсия укучыларга агросәнәгать комплексына бәйле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтергә һәм һөнәри үсеш траекторияләре турында уйланырга мөмкинлек бирде. Укучыларыбызга файдалы һәм эчтәлекле экскурсия оештырганнары өчен “САБАГРО” җәмгыяте хезмәткәрләренә һәм җитәкчеләре Фәрит Әлфәт улына рәхмәт белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International