Бөтендөнья театр көнендә "ОНИКС" мәгариф үзәге чын сәхнәгә әйләнде, анда 1-10 сыйныф укучылары үз осталыкларын һәм сәнгатькә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр!
Әлеге фестивальдә укучылар халык әкиятләре һәм бөек язучыларыбызның әсәрләренә сәяхәт ясадылар. Балалар төрле образларны һәм әсәрләрне кыюлык белән тормышка ашырдылар, үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сокландырдылар
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең иҗатыгыз, кыюлыгыгыз һәм тырыш хезмәтегез иң югары мактауга лаек. Сез безгә онытылмас хисләр бүләк иттегез һәм театр дөньясының никадәр бай һәм күпкырлы булуын исбатладыгыз!
Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләренә һәм, әлбәттә, әти-әниләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәмегез һәм балаларның уңышына булган чиксез ышанычыгыз зур мактауга лаек.
Театр – ул гади уен түгел. Ул:
- Үзеңне күрә белү, хисләреңне һәм тойгыларыңны аңлау мөмкинлеге.
- Тормыш мәктәбе, анда башкаларны аңларга, дуслашырга һәм командада эшләргә өйрәнәләр.
- Монда һәркем үз мөмкинлекләрен ача ала.
- Үз-үзеңә ышаныч бирүче уникаль тәҗрибә.
Бу фестиваль һәрберегез өчен театрның гаҗәп дөньясына юл тотуда башлангыч булсын. Барыгызга да яңа идеяләр һәм, әлбәттә, зур, уңышлар телибез!