ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

1 апрель көнне Олы Арташ авыл клубында «Өстәл уеннары»  көне узды. Компьютер күптөрлелеге ягыннан конкуренциягә карамастан, өстәл уеннары кебек ял итү төре әлегә кадәр дуслары яки якыннары компаниясендә вакытны күңелле итеп үткәрүнең иң яхшы ысулы булып кала бирә. Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең искиткеч ысулы, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук ял вакытын күңелле уздыру. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул тере аралашу. Бүген алар янә популярлык казану ноктасында: заман белән бергә атлаучы яңа уеннар барлыкка килә һәм борынгылар яңара. Балалар бүген зур канәгатьлек белән шашка, шахмат, "Бродилки" өстәл уеннары уйнадылар, пазлы һәм "Лего" конструкторы җыйдылар. Өстәл уеннарында катнашкан һәркем күңел күтәренкелеге, дуслар белән үткәргән вакытның шатлыгы һәм, әлбәттә, яхшы кәеф заряды алды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

30 март конне Югары Симет урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап ата-аналар жыелышы үткәрелде. Жыелышта ГБУ начальнигы Ягафарова Гузәл Назыйф кызы "Юлда йөрү кагыйдәләре; мопедлар һәм самокатлар", "Социаль челтәрләр"темасына үз чыгышын тәкъдим итте. Шулай ук эти-энилэргэ видеороликлар күрсәтелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Юрбюросының Саба бүлекчәсе баш белгече Ахунов Рәшит Илсур улы гражданнарны кабул итте. Ул авыл халкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп туган шартларда үзен һәм үз гаиләсен яклау буенча юрист буларак киңәшләр бирде. Ул кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

 «Нәүрүз бәйрәме» -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. 29 март көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән үз!» дип исемдәге бәйрәм узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

31
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген район Башкарма комитетында 4 Д сыйныф укучылары класс җитәкчесе Ләйсән Рафаэлевна Зиннәтуллина белән экскурсиягә булдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйповна архив булегендә экскурсия үткәрде, тарихи кыйммәткә ия булган документларны күрсәтте.

26 нчы март көнне Миңгәр авылында яшәүче Кашапова Асия Миннахмәт кызы  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе И.Р. Гарипов, Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм  “Болгар” ҖЧҖ вәкиле Р.Г. Кашапов  котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30нчы март көнне Саба урта мәктәбе базасында  2017-2018, 2015-2016нчы елгы укучылар арасында тэг-регби  ярышы булып узды. Җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде:

Тэги: Мәгариф идарәсе

Явлаштау урта мәктәбендә  интеллектуаль викторина узды. Рус теле укытучысы Гөлшат Галиәхмәт кызы  алдынгылар хәрәкәте  белән берлектә «Бердәмлек коды» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм бөек рус теленең бөеклегенә, байлыгына багышланды. Бу-балалар өчен кызыклы чара булды. Алар  сорауларга җавап бирделәр, лингвистик башваткычлар чиштеләр һәм онытылган сүзләрне искә төшерделәр. Викторина дустанә атмосферада үтте, ул рус теле мәктәп дәресе генә түгел, ә безнең мәдәниятнең чын коды, кешеләрне берләштерүче көч икәнен күрсәтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International