Явлаштау урта мәктәбендә интеллектуаль викторина узды. Рус теле укытучысы Гөлшат Галиәхмәт кызы алдынгылар хәрәкәте белән берлектә «Бердәмлек коды» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм бөек рус теленең бөеклегенә, байлыгына багышланды. Бу-балалар өчен кызыклы чара булды. Алар сорауларга җавап бирделәр, лингвистик башваткычлар чиштеләр һәм онытылган сүзләрне искә төшерделәр. Викторина дустанә атмосферада үтте, ул рус теле мәктәп дәресе генә түгел, ә безнең мәдәниятнең чын коды, кешеләрне берләштерүче көч икәнен күрсәтте.