«Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән уз!»

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

 «Нәүрүз бәйрәме» -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. 29 март көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән үз!» дип исемдәге бәйрәм узды. Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турындагы табышмакларны чиштеләр, тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм ботка белән сыйландылар. Ике командага бүленеп, барысы бергә уен-ярышларда катнаштылар һәм бүләкләргә лаек булдылар. Ярышларда балалар, өлкәннәр, шулай ук балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International