2026 елның 9-12 февралендә Екатеринбург шәһәрендә Россия Герое очучы - космонавт Сергей Прокопьев призына бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды, анда Россиянең 22 төбәгеннән 439 спортчы катнашты. "Өч йолдыз"ярышлары рангы. Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм яхшы уеннар күрсәттеләр . 2 урын - Зәйниев Айназ - Исмәгыйлев Эмиль(Казан) 3 урын - Зәйниев Айназ 3 урын - Сафин Зиннәтулла 2 урын - Сафин Зиннәтулла -Хуҗин Илдан 2 урын - Сафин Зиннәтулла - Фәттахова Әмирә (Казан). Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез. Шулай ук, Саба районы житәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка, спортчыларга бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге биргәннәре өчен, балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең 2026 нчы елгы спартакиада кысаларында яшьләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышта “Мичән-2” командасы 1 нче урын яулады. Күчмә кубокка ия булдылар. Егетләргә Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Саба шәһәр җирлеге гражданнарының җыелышы
2026 елның 15 февралендә ш.т.б.Байлар Сабасында «Россия чаңгы юллары 2026»- «Татарстан чаңгы юллары 2026» массакүләм ярышлары узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
“Яшьлек” яшьләр үзәге, Эзмә авыл җирлеге спартакиадасында чаңгы ярышлары уздырды.
Бөек патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан 2026 елның 13 февралендә Эзмә мәктәбендә тантаналы чара узды.
"Тимершык-Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында актив катнаша. Безнең спорт ветераннарының яшь буынга үрнәк күрсәтеп һәм яшьләрнең футболга мәхәббәт һәм җиңүгә омтылыш турында сүз барганын исбатлап, ярышларда актив катнашуларын дәвам итүләре бик әйбәт. "Тимершык-Шыңар" командасына алдагы чемпионатта уңышлар телибез! Һәр матч якты мизгелләр, матур голлар һәм гадел көрәш белән тулы булсын. Һәм, әлбәттә, барлык спортчыларга футбол кырында да, тормышта да уңышлар телибез! Спорт сезгә һәрвакыт шатлык, сәламәтлек һәм яңа казанышлар китерсен
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре арасыннан кулланучыларның сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге объектлардан һәм хезмәтләрдән файдалану дәрәҗәсе белән канәгатьлеген сораштыру турында хәбәр итә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә академик бурычы булмаган һәм өстәмә белем бирүнең тиешле төп һөнәри белем бирү программасы буенча уку планын яисә индивидуаль уку планын тулы күләмдә үтәгән укучы гына кертелә. Бу уңайдан, бүген, 2026 елның 13 февралендә Саба балалар сэнгать мәктәбенең актлар залында ялгыз җырлау классынын дәүләт имтиханының 1нче өлеше узды. Дәүлиева Г.Р. укучылары 3әр вокаль әсәр - вокализ, классиклар җырлары, халык җыры күрсәттеләр. Концертмейстер Маликова Ч.Ф. аккомпанемент белэн булышты. Имтихан комиссиясендә Саба балалар сэнгать мәктәбе директоры Газизов А.З., директор урынбасары Ярмөхәммәтова Г. З. һәм махсус чакырылган кунагыбыз - Теләче балалар сэнгать мәктәбенен ялгыз җырлау, вокаль ансамбль hэм фортепиано укытучысы Биктимирова Р. Р. катнакшты. Комиссия әгъзалары кызларның уңышлы чыгышларын билгеләп үттеләр һәм алар белән теләкләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.