29 март көнне Керәнне авыл клубында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев белән очрашу кичәсе булып узды.
Матур очрашу булды ул. Казаннан халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты юмор остасы, җырлар авторы Алмаз Хамзин һәм башка хөрмәтле кунаклар кайтты. Кичәдә төп герой - рәссам үзе булды. Мәдияр Хаҗиев үзенең тормыш юлы, хисләре, кичерешләре, гомер юлының онытылмас мизгелләре, туган ягына чиксез мәхәббәте, якыннарына булган хөрмәтен җылы сүзләр белән җиткерде. Автор үзенең иҗат җимешләренә тукталып, йөрәге аша үткәргән мизгелләрне сөйләп хәтирәләрен яңартты.