26 нчы март көнне Миңгәр авылында яшәүче Кашапова Асия Миннахмәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе И.Р. Гарипов, Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм “Болгар” ҖЧҖ вәкиле Р.Г. Кашапов котлап, бүләкләр тапшырдылар.