12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә-бу илдә иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә шул көнне 1990 елда Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, анда Конституция һәм аның законнары өстенлеге игълан ителә. Шул ук вакытта безнең илгә Россия Федерациясе дигән яңа исем дә бирелә.
5 июнь көнне, "Кояшкай" лагерының "Яшлек" профильле сменасында, ЖХЛ Кубогы җиңүчесе, Саба районы хоккейчысы Рәхимова Алсу Фәрит кызы белән очрашу булды.
4 нче июнь көнне, Икшермә авылындагы "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды.
2024 елның 1-2 июнендә Буа шәһәрендә «Сәламәтлек»Татарстан Республикасы ХХІ авыл Спартакиадасы программасы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона уеннары (1 зона) узды.
31 нче май көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән "Үсеш" лицее белән белән берлектә, балаларны яклау көне уңаеннан, күңелле стартлар оештырды.
"Яшьлек" яшьләр үзәге бирнә җыю йоласын яңартты.
Бүген, Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәгендә, «Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган «Гаилә елы» , « Фән һәм техник үсеш елы» на багышланган , Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.
Ачык ишекләр көне кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Салават күпере «3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелде.
Яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында,Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында "Гаилә җылысы" проекты белән "Яшьлек" яшьләр үзәге 960000 сумлык грант откан иде.
15 май көнне, 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды.