24 апрель көнне Байлар Сабасында "Алга" КВН республика Лигасы узды.
Биредә Татарстаның иң күңелле яшьләре җыелды. Алар тамашачыларны кызыклы уеннары, мәзәкләре белән "сыйладылар".
"Хөрмәтле катнашучылар, тамашачылар һәм чараның кунаклары! Бүген без яшь талантларыбызга ярдәм итү, юмор дөньясына чуму һәм яшь уенчыларның осталыгын арттырыр өчен яңадан бергә җыелдык. Бүгенге кич зур юлның башы булсын һәм һәр катнашучыга үзен күрсәтү, профессиональ үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бирсен», - диде, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов үз чыгышында.
Барлыгы биш команда катнашты. Байлар Сабасыннан ике команда: "Җомайсынбы","Ничек бар шулай". Чаллы шәһәреннән "Техназ".
Республика башкаласы Казаннан «Этап»; «Илдус Ильясович» командалары.
«Алга» рус КВН Республика Лигасында Гран-при: Казан милли тикшеренү технология университетыннан (КНИТУ-КХТИ) чыгыш ясаучы «Илдус Ильясович» командасына бирелде.
Беренче урын: «Этап» командасы (КНИТУ-КХТИ), үзенең оригиналь тапшырулары һәм матур чыгышлары белән жюриларның йөрәкләрен яулап алды.
Икенче урында Чаллының «Техназ» командасына көмеш медаль бирелде.
Катнашучылар арасында иң яхшылары аерылып торды. Сезонның иң яхшы актрисасы "Этап" командасыннан.
Иң талантлы актер "Илдус Ильясович" командасы вәкиле.
Кичке шаяру мәзәге нәкъ менә "Илдус Ильясович" командасы башкаруында иң яхшы дип табылды.
"Алга" татар республика КВН лигасында
Гран-при Саба урта мәктәбеннән "Ничек бар шулай" командасына бирелде.
Беренче урында Байлар Сабасы гимназиясеннән "Жумайсынба" командасы аерылып торды.
Иң якты мизгелләр бүләкләр белән билгеләп үтелде. "Иң яхшы актриса"булып "Ничек бар шулай" командасы вәкиле,
"Иң яхшы актер" булып шулай ук "Ничек бар шулай" командасы уенчылары арасында билгеләп үтелде.
Мактаулы бүләккә "Җомайсынба"
командасы лаек дип табылды.
Һәр команда чын артистлык, иҗади һәм каты көндәшлек шартларында да дус атмосфераны саклап калу сәләтен күрсәтте. Аларның чыгышы чын мәгънәсендә юмор һәм күңел ачу бәйрәменә әйләнде, иҗат һәм көлү һәркемне берләштерә алуын исбатлады. Командаларга югары рухтагы чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез!
Киләсе сезон тагын да якты хисләр һәм яңа җиңүләр китерсен!