15-17 гыйнвар көннәрендә Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты (дисциплина - өстәл теннисы) " узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
15 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар фетрдан чәч өчен резинка ясадылар.
Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел.
Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясе укучылары Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларына котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр җибәрделәр. Бабайлар һәм әбиләр алган бүләкләрдән һәм хис-кичерешләрдән канәгать калдылар.