15-17 гыйнвар көннәрендә Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты (дисциплина - өстәл теннисы) " узды. Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Вәлиев Камил, Кадырова Полина һәм Щава Ксения Татарстан Республикасы данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Кадырова Полина катнаш парлы разрядта 3 нче урынны һәм парлы разрядта 2 нче урынны алды. Щава Ксения парлы разрядта 3 нче урынны алды (ин-2 классы). Камил Вәлиев катнаш парлы разрядта (ин-2 классы) 2 нче урынны һәм ялгыз разрядта 3 нче урынны алды. Тәрбияләнүчеләребезне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.