«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Әкиятләр - балачак хикәяләре генә түгел, алар-безнең йөрәкләрдә яшәүче мәңгелек хакыйкать һәм тылсымның бөек бер чыганаклары. Әкият ул - искиткеч, гадәти булмаган, тылсымлы әсәр. Менә безнең балалар да, тәрбияче Йолдыз Зиннурова белән бергә, могҗизалы һәм тылсымлы әкият дөньясына юл тоттылар. Тәрбияче балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, зирәклек, тапкырлык үстерүне максат итеп куя. Тәрбияләнүчеләр Пәри белән Убырлы карчыкның Яңа ел чыршысын урлап, аларның бәйрәмен бозарга теләүләренә шаһит булдылар. Яхшы тылсымчы ярдәмендә чыршыны кире кайтардылар. Балалар юлбасарларны гафу иттеләр һәм бергәләп чыршыны бизәделәр. Бәйрәм конкурс-күңел ачу программасы белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты һәм балаларда күңелле тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды. Тамаша вакытында бәйрәмдә, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, тәрбияләнүчеләрнең уңай эмоциональ кәефе сизелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International