«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә “Качману халык бәйрәме” дип исемләнгән чара

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
19 гыйнварда Качману бәйрәме үткәрелә. Качману яки Богоявление-христиан бәйрәме, утыз яшьлек Иисус Христосны чукындыру хөрмәтенә үткәрелә. Бу көнне бәйрәм итү безгә ерак үткәннән килгән. Күптәннән риваять буенча, бу көнне Иордань елгасында Гайсә Христосны чукындырганнар. Бу бәйрәмнең төп вакыйгасы - су изгеләндерү. Ерак заманнарда бәкегә чукындыру җырлары жырлап, иконалар белән барганнар. Аннары руханилар гыйбадәт кылып, суны изгеләндерәләр. Бүген безнең тәрбиячеләребез балаларны чукындыру бәйрәменең килеп чыгышы белән таныштырдылар, балаларда шатлыклы кәеф булдыру максатыннан "Качману халык бәйрәме"дип аталган чара үткәрделәр. Башта бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр, гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, аннары чара саф һавада төрле күңелле уеннар белән дәвам итте. Коймаксыз нинди бәйрәм соң? Әлбәттә, тәмле, алсу, йомшак бәйрәм коймаклары пешерелде. Аннары дин бүлмәсендә булдылар, Ходайдан сәламәтлек, илгә тынычлык сорадылар. Әлеге бәйрәм онытылмаслык кичерешләр калдырды һәм күңел күтәренкегеле бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International