«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә Раштуа бәйрәменә багышланган күңелле эстафета

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе
Ел саен Россиядә Раштуа бер үк көндә - григориан календаре буенча 7 нче гыйнварда бәйрәм ителә, бу иске стиль буенча 25 нче декабрьгә туры килә. Бәйрәмдә дүрт дистә көн дәвам иткән ураза тәмамлана һәм Святкалар башлана. Раштуаны каршы алганчы, дин тотучылар кырык көнлек Раштуа уразасын тоталар: 28 нче ноябрьдән 6 нчы гыйнварга кадәр. Раштуага каршы төндә чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар уза, ә аннан соң христианнар өйләренә якыннары арасында кунакка йөриләр. Раштуа бәйрәме уңаеннан мөстәкыйль яшәргә өйрәнү төркемендә тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектэ чыршы янында күңелле эстафета үткәрделәр. Балалар ике командага бүленеп узара ярыштылар. Бүген кем җиңүче булуы мөһим түгел. Иң мөһиме - алар бәйрәм рухын тоеп, бердәмлек һәм яхшылык атмосферасында яшәсеннэр. Дуслык безне берләштерсен! Күпсанлы ярышлардан соң безнең Яңа ел спорт бәйрәме тәмамланды. Буген балалар тагын да дуслаштылар, чыдамлырак һәм кыюрак булдылар. Һәм шуны да онытмыйбыз: сәламәт, көчле булыр өчен спорт кирәк, дуслар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International