ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел

24 октябрь Казан "Агропромпарк"ында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, анда Саба районы хезмәтчәннәре җитештергән продукция тәкъдим ителде. Казанлылар Туктар авыл клубы, Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханәчеләре әзерләгән тамашаны карадылар. Әлеге тамаша “Ак калфак” клубы әгъзалары катнашында йон эрләү күренеше, халык җырлары башкару белән үрелеп барды. Шәһәр халкы барысын да бик кызыксынып күзәтте. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да булды. Премьер-министр сәүдә рәтләрен карады, продукция ассортименты белән танышты һәм ярминкәдә катнашучылар белән аралашты.


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

Район мәдәният йортының кече залында «Рио Гранд»циркы чыгышы булды. Чара күңелле шартларда узды һәм барлык тамашачыларга, балаларга һәм ата-аналарга якты тәэсирләр, хис-кичерешләр бүләк итте.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Кукмара районының Зур Кукмара авылында "Җырлап яшик"дип исемләнгән Саба район мәдәният йорты коллективы концерты булып узды. Программада халык җырлары, биюләр, баянда музыкаль чыгышлар булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Пешекчеләр көне-һәр елны 20 октябрьдә 11 ел дәвамында билгеләп үтелә торган барлык аш-су осталары бәйрәме. Бу көн Бөтендөнья кулинария берләшмәләре оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган һәм дөньяның 70тән артык илендә таралыш алган. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен иң яраткан тиз һәм тәмле ризыкларның берсе-ябык пицца әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар. Балаларга бу ризыкны пешерү рецепт буенча адымлап күрсәтелде. Мастер-класс чәй өстәле артында тәмамланды.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ел саен, октябрь аенда күп кенә илләрдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара хайваннарны яклау көне-балаларга кечкенә туганнарыбызның гаҗәеп дөньясы турында сөйләү өчен менә дигән форсат. Бу максат белән 21 октябрьдә зав.Сабабаш авыл клубы мөдире белән берлектәКилдебәк авыл китапханәчесе «Кыргыйлар да, өйдәгеләр дә-барысы да шундый мөһим " дигән темага кызыклы программа үткәрде. Китапханәче әлеге темага китап күргәзмәсе оештырды. ​ Балалар хайваннар дөньясы белән таныштылар, үзләренең өй хайваннары турында сөйләделәр. Чара барышында балалар кыргый һәм йорт хайваннарының аерым үзенчәлекләре, аларның повадкалары һәм яраткан тәм-томнары турында ишеттеләр. «Хайванны Кем күбрәк тап», «кем күбрәк» дигән кызыклы уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, шулай ук хайваннар дөньясы турында кызыклы китаплар белән таныштылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Барлык балалар да хайваннар дуслары булып, гомер буена алар булып калыр дип өметләнәсе килә.

Саба  балалар сәнгать мәктәбе укучылары  "Омтылыш" Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба район мәдәният йортының кече залында «Балкыш»халык театр коллективының икенче составы репетицияләре бара. Театрны яратучылар Айгөл Әхмәтгалиева китабы буенча куелган "Куз нурларым" спектакленең куелышына әзерләнәләр

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары танылган рәссам, Кыргызстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Джумабек Базарбаевның пленэр эшләре күргәзмәсендә катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Шекше мәдәният йортында "Буыннар бәйләнеше", Олы Шыңар авыл җирлегенең "Буыннар чылбыры" дигән отчет - иҗат концерты булып узды. Зур концерт бер сәхнәдә иң өлкәннәрне дә, иң кечкенәләрне дә социаль өлкә учреждениеләреннән килгән укучыларны һәм артистларны берләштерде. Чыгышлар тамашачыларның көчле алкышлары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International