Безнекеләр Казан ярминкәсендә

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

24 октябрь Казан "Агропромпарк"ында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, анда Саба районы хезмәтчәннәре җитештергән продукция тәкъдим ителде. Казанлылар Туктар авыл клубы, Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханәчеләре әзерләгән тамашаны карадылар. Әлеге тамаша “Ак калфак” клубы әгъзалары катнашында йон эрләү күренеше, халык җырлары башкару белән үрелеп барды. Шәһәр халкы барысын да бик кызыксынып күзәтте. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да булды. Премьер-министр сәүдә рәтләрен карады, продукция ассортименты белән танышты һәм ярминкәдә катнашучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International