Пешекчеләр көне-һәр елны 20 октябрьдә 11 ел дәвамында билгеләп үтелә торган барлык аш-су осталары бәйрәме. Бу көн Бөтендөнья кулинария берләшмәләре оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган һәм дөньяның 70тән артык илендә таралыш алган. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен иң яраткан тиз һәм тәмле ризыкларның берсе-ябык пицца әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар. Балаларга бу ризыкны пешерү рецепт буенча адымлап күрсәтелде. Мастер-класс чәй өстәле артында тәмамланды.