Шекше мәдәният йортында "Буыннар бәйләнеше", Олы Шыңар авыл җирлегенең "Буыннар чылбыры" дигән отчет - иҗат концерты булып узды. Зур концерт бер сәхнәдә иң өлкәннәрне дә, иң кечкенәләрне дә социаль өлкә учреждениеләреннән килгән укучыларны һәм артистларны берләштерде. Чыгышлар тамашачыларның көчле алкышлары белән үрелеп барды.