Кукмара районының Зур Кукмара авылында "Җырлап яшик"дип исемләнгән Саба район мәдәният йорты коллективы концерты булып узды. Программада халык җырлары, биюләр, баянда музыкаль чыгышлар булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.