Түбән Шытсу төп мәктәбендә, Муса Җәлилнең тууына 120 елга багышланган шигырь бәйрәме булып узды. Укучы балалар бөек шагырьнең иҗаты белән якыннан танышлтылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Түбән Шытсу төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Файзрахманова Румия татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән Республика олимпиадаларында призлы урыннар алды.Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга язсын!
Түбән Шытсу авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач кисү эше башкарылды. Барлык волантерларга, иганәчеләргә зур рәхмәт белдерәбез!
"ОНИКС" мәгариф үзәгендә, башлангыч сыйныф укытучылары өчен бик көтелгән кышкы методик фестиваль узды. Педагогик осталык бәйрәменә әйләнгән бу чара балаларга һәм хезмәтенә мәхәббәте чиксез булган чын профессионалларны җыйды.
Фестивальдә катнашучыларның географиясе киң иде: Татарстанның төрле почмакларыннан килгән педагоглар белән беррәттән, күрше республикалар – Марий Эл һәм Башкортстаннан да укытучылар килде. Тверь, Киров һәм хәтта Тула өлкәләре кебек ерак төбәкләрдән килгән кунакларны күрү дә бик шатландырды.
17 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанның тугъры уллары",- дигән шигърият кичәсе үтте. Әлеге чараны фортепиано бүлеге укытучылары Хафизова Чулпан Фәнис кызы һәм Хаҗиева Зилә Зариф кызы үткәрде.
Шигърият кичәсендә махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга багышланган "Сугыш безгә үз канаты белән кагылды ...",- дип аталган шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде.
Шигырьне укучылар үзләре укыдылар. Җыентыкта тәгъдим ителгән шигырьләр- катлаулы һәм шул ук вакытта сугыштагы чынбарлыкны җанлы һәм эмоциональ чагылышы булып тора.
Ул Россия солдатларының патриотизмы, батырлыгы, ныклыгы белән сугарылган.
"Туган җиргә кайткан кайтмаганнар," Хәтер китабы"на төренеп исемле халык иҗаты фестивале узды
2026 елның 15 февралендә ш.т.б.Байлар Сабасында «Россия чаңгы юлы 2026»- «Татарстан чаңгы юлы 2026» ярышлары узды .
Мичән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2026" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.
Ел саен 15 февральдә интернационалист-сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Инде бүгеннән үк Саба районы әфганчы ветераннар җәмгыяте вәкилләре Илшат Әхмәтшин, Раиф Ягъфәров, Айрат Әлмөхәммәтов Шыңар җирлегендә булып, Олы Шыңар гомумбелем бирү мәктәбенең “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның каберләрен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аларны искә алдылар. Аннары алар “Юнармия” хәрәкәте рәтләренә яңа укчыларны кабул иттеләр, Түлешкә авылында туып-үскән якташыбыз, Япон, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Мөхәммәт Закиров исемен мәңгеләштереп яшь юнармиячеләр отрядына аның исемен бирделәр. Искә алу чарасын дәвам итеп, әфганчы-ветераннар, шул сугышта һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллинның әнисе Райлә апа Зиннәтуллина һәм Кече Шыңар авылыннан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ринат Корбановның әнисе Рәйсә апа Корбанованың хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.
Слет кысаларында «Саба урманчылыгы» ТР ГКУ һәм «Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ГБУның 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды.
Үз чыгышында министр урманчыларның республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлешләрен ассызыклады.
"Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы хаклы рәвештә Татарстанның урман тармагы лидерлары булып санала. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт, – диде Равил Кузюров. - Тәҗрибәләре һәм зирәклеге яңа буын профессионалларны тәрбияләргә ярдәм иткән тармак ветераннарына аерым рәхмәт».
Министр катнашучыларга яңа уңышлар теләде һәм 2026 елга урман хуҗалыгын үстерүнең төп планнары белән уртаклашты.
Ирешелгән нәтиҗәләр өчен оешмаларның алдынгы хезмәткәрләре мактау грамоталары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары һ. б. белән бүләкләнделәр.