"Туган җиргә кайткан кайтмаганнар," Хәтер китабы"на төренеп исемле халык иҗаты фестивале узды

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Туган җиргә кайткан кайтмаганнар," Хәтер китабы"на төренеп исемле үзешчәннәрнең халык иҗаты фестивале узды. Бу фестивальдә безнең оешма да актив катнашты. "Җиңүчеләр галереясе" һәм "Сугыш еллары ядкәрләре" күргәзмәләре оештырылды. Концерт программасында сугыш елларының танылган җырлары, шигырьләре яңгырады. Кызларыбыз, егетләребез тамашачыларны матур биюләре белән сөендерде. Аяз Гыйләҗевнең “Яра” исемендәге повестенә нигезләнгән спектакль һәр тамашачы күңеленә үтеп керде. Концертның һәр чыгышы элекке сугыш вакытларын искә төшерде. Концертыбыз өченче дәрәҗәле дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International