Интернационалист-сугышчыларны искә алу көне

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Ел саен 15 февральдә  интернационалист-сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Инде бүгеннән үк Саба районы әфганчы ветераннар җәмгыяте вәкилләре Илшат Әхмәтшин, Раиф Ягъфәров, Айрат Әлмөхәммәтов Шыңар җирлегендә булып, Олы Шыңар гомумбелем бирү мәктәбенең “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның  каберләрен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аларны искә алдылар. Аннары алар “Юнармия” хәрәкәте рәтләренә яңа укчыларны кабул иттеләр, Түлешкә авылында туып-үскән якташыбыз, Япон, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Мөхәммәт Закиров исемен мәңгеләштереп яшь юнармиячеләр отрядына аның исемен бирделәр. Искә алу чарасын дәвам итеп, әфганчы-ветераннар,  шул сугышта һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллинның әнисе Райлә апа Зиннәтуллина һәм Кече Шыңар авылыннан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ринат Корбановның әнисе Рәйсә апа Корбанованың хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International