«Россия чаңгы юлы 2026» - «Татарстан чаңгы юлы 2026»

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 елның 15 февралендә ш.т.б.Байлар Сабасында «Россия чаңгы юлы 2026»- «Татарстан чаңгы юлы 2026» ярышлары узды . Ярышларда шулай ук Саба муниципаль районыннан гына түгел, Арча, Кукмара, Теләче, Балтач районнарыннан да чаңгычылар катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.

Старт балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән башланды. Яшь спортчылар беренче булырга бик тырыштылар. Ярышта катнашкан һәр яшь катнашучы га, ярышларны оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды, балалар моңа бик шатландылар. Аннары мәктәп укучылары, төрле яшьтәге хатын-кызлар, төрле яшьтәге ир-атлар, ир-атлар-җитәкчеләр һәм хатын-кызлар-җитәкчеләр көч сынашты.

Төрле яшь категорияләрендә ярышкан һәм призлы урыннар алган чаңгычылар грамоталар һәм акчалата призлар алдылар.

Ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәт.

Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International