ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

Районыбызда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан, "Яшьләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучы 6 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Алар арасында Кече Шыңар авылында яшәүче Зиннатовлар һәм Ахметовлар гаиләләре дә бар. Алар районда, республиканың башка почмакларында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Саба аграр көллиятендә Татар КВН лигасының муниципаль этабы узды. Фестивальдә Югары Симет авыл җирлегенең "Бәлеш" командасы катнашты һәм 8 команда арасында җиңеп, Гран-при яулады. Без командабызга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм алдагы уеннарда уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән генә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк. Шуны истә тотып, Олы Шыңар урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары  балалар өчен авылыбыз умартачысы Мөхәммәтов М.Р. белән очрашу оештырдылар.  Марсель абый балаларга бал кортлары  һәм аларны тәрбияләү турында сөйләде, сорауларына җавап бирде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Шекше балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.

Февраль ул  хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне һәм елы уңаеннан "Малайлар, алга" дип исемләнгән ярышлар үткәрелде. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Ярышлар «Хәрби кеше кем ул»,  «Солдат викторинасы», «Санчасть», «Эрудиция», «Строй әзерлеге», «Солдат ялда», «Җыр» дигән берничә конкурстан торды, ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Катнашучыларга белемнәрен арттырып кына калмыйча, эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тизлек күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән бергә,Чулпыч авылына, Әфганстанда һәлак булган Илфат Зиннәтуллинның әнисе Раилә апа Зиннәтуллина янына бардылар. Ул балаларны шатланып каршы алды, улының балачагы һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ә балалар аңа җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Безнең балаларыбыз сугышларда  һәлак булган батырлар турында истәлекләрне сакларга тиеш, батырларның даны мәңгелек. Саубуллашканда Раилә апага  сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Сабаны КВН шаулатты!!!

Тауга менү буенча "Супер Спринт" чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гөлнара Заһидуллина да актив катнашты. Әлбәттә, мавыктыргыч ярышның нәтиҗәсе дә сөенерлек: Гөлнара Фәнис кызы кабат призлы урын иясе, 2нче урын аныкы. Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Керәнне авылы клубында хезмәт ветеранының 70 яше уңаеннан “Хезмәт аша килгән хөрмәт” дип исемләнгән портрет кичә уздырылды.  38 ел гомерен механизаторлыкка багышлаган Нагимов Зәкәрия Рамазан улын тәбрикләргә җирле үзидарә рәисе Гәрәев А.Ә., авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр, җитәкчеләр, гаиләсе сәхнәгә күтәрелделәр. Һәр котлау сүзе җыр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International