Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән бергә,Чулпыч авылына, Әфганстанда һәлак булган Илфат Зиннәтуллинның әнисе Раилә апа Зиннәтуллина янына бардылар. Ул балаларны шатланып каршы алды, улының балачагы һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ә балалар аңа җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Безнең балаларыбыз сугышларда һәлак булган батырлар турында истәлекләрне сакларга тиеш, батырларның даны мәңгелек.Саубуллашканда Раилә апага сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.