Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Шекше балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.