Керәнне авылы клубында хезмәт ветеранының 70 яше уңаеннан “Хезмәт аша килгән хөрмәт” дип исемләнгән портрет кичә уздырылды. 38 ел гомерен механизаторлыкка багышлаган Нагимов Зәкәрия Рамазан улын тәбрикләргә җирле үзидарә рәисе Гәрәев А.Ә., авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр, җитәкчеләр, гаиләсе сәхнәгә күтәрелделәр. Һәр котлау сүзе җыр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә утте.