Сабаны КВН шаулатты!!!
27 нче февраль көнне, Саба аграр көллиятендә “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры, район этабы үтте. Бәйгедә барлыгы 8 команда катнашты. Алар - “Ничек бар шулай” Саба урта мәктәбе укытучылары, “Бәлеш” Симет авылы яшьләре, “ЭКГ” Шәмәрдән участок хастаханәсе табиблары , “Әкәмәт” Шәмәрдән яшьләре, “Батырлар” Саба аграр көллияте, “Сукыр бер тиен” Саба муниципаль районының финанс бюджет палатасы хезмәткәрләре, “Тишек запаска” Утар балалар йорты коллективы, “Жумайсынба” Саба гимназиясе укучылары командалары.
“Әйдә, ШаяРТ!” бәйгесенең район этабы 2 турдан торды.
“Сәламләү” турында һәр команда үзе белән таныштырып, юмористик чыгышларын-миниатюралар тәкъдим иттеләр.
“Разминкалар” турында, командалар, экранга чыккан рәсемнәргә кызыклы җавап эзләделәр.
Командалар 3 көн рәттән, Сабада, әлеге бәйгегә әзерлек үтте. Командаларны КВНга әзерләүче һәм алып баручы Артур Сабиров һәм Фәннүр Фатыхов катнашучыларның әзерлеген югары бәяләделәр. “Районнар буйлап үткәрәбез КВНны , бер районның да моның кадәр команда жыйганы һәм катнашучыларның шушындый әзерлек белән килгәне юк иде. Сез күпләргә үрнәк”,- диде Артур.
Казанда үткән “Әйдә, ШаяРТ!” КВН лигасында уйнаган профессиональ командалардан бер дә аермалары юк иде безнекеләрнең.
Иң беренче сәхнәгә, КВНны башлап жибәрү өчен, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов чакырылды. Ул үзенең чыгышында районыбызда әлеге юнәлештә электән үк актив катнашкан командалар барлыгын, КВН уйнап үскән һәм КВНны үстерү үзләреннән өлеш керткән шәхесләрне атап үтте.
Мөхтәрәм жюри әгьзалары –Татарстан Республикасы Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының программа директоры Ганеев Радик Рашитович, озак еллар дәвамында Сабаның җыелма командасында уйнаган райондашыбыз Наил Сәлахов, сүз остасы, мәзәкче Фаиль Баязитов, яшьләр арасында популяр җырчы Рамиль Закиров, район мәдәният йорты директоры Альберт Гүзәлов уенчыларга дөрес һәм төгәл бәя биреп бардылар.
КВНга махсус кунак булып килгән, узган елгы уеннарда республика буенча Татар КВН лигасы финалистлары булган, районыбызның “Сабалета” командасы уеннарга тагы да ямь өстәде. Үзләренең чыгышлары ахырында, уенын-чынын бергә кушып, “ Менә безнең кебек уйнарга кирәк!”, дип өстәделәр алар.
Шулай итеп, “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә җиңүче булып, Симет авылы командасы, “Иң яхшы актёр” номинациясендә Утар балалар йорты коллективы командасыннан Илнур Ибраһимов, “Иң яхшы актриса” номинациясендә Саба урта мәктәбе укытучылары танылды.
Командаларга килгәндә, 3 нче урын “Тишек запаска”, “Сукыр бер тиен”, “Батырлар”, 2 нче урын “Әкәмәт”, “Ничек бар шулай”, “Жумайсынба”, 1 нче урын “ЭКГ” командаларына бирелде.
Симет авылы командасы Гран-При иясе булып, Казанда үтәчәк “Әйдә ШаяРТ!” Татар КВН лигасы фестивалендә катнашу хокукын алды!
Бәйгене оештыручы- район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Яшьлек” яшьләр үзәге , актив катнашулары өчен һәр командага аерым рәхмәтен җиткерә һәм алдагы ярышларда да уңышлар тели.