Финанс-бюджет палатасының "Сукыр бер тиен" КВН командасы сәхнә тотты. Беренче тапкыр команда буларак оешып чыгыш ясаган команда тирә-юньгә юмор күзлегеннән карап, халыкны көлдерә алды һәм жюри тарафыннан уңай бәяләмәле дә булды. Нәтиҗәдә, бездә призлы 3 нче урын.
Шаяртып-көлеп яшәгәндә дөнья бөтенләй икенче төсләрдә күренә. Аграр көллияттә узган "Әйдә ШаяРТ" КВН уеннарының муниципаль этабында әлеге атмосфера, энергетика нык сизелде. Димәк, ШаяРТ шаяртырга яратучыларны шаярттырып яшәтсен!
25 – 27 февраль көннәрендә Мамадышта узган 2009-2010 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ибрагимов Илшат 100 кг авыр улчәүдә 3 урынны алды. Шулай ук Саба районы команда составында Әхмәдуллин Инсаф белән Миңнуллин Шамил катнашты. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.
Эзмә авыл җирлегендә 2025 елгы кышкы спартакиада
Иске Икшермә авыл җирлегендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Турнир
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова Болгар шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә юниорлар арасында 76+кг авырлыкта беренче урынны алды.
Бүгенге көндә объектның оператив әзерлек проценты 95% тәшкил итә. Объектта эчке эшләр алып барыла, инженерлык челтәрләре монтажлана, фасад эшләре төгәлләнә, шулай ук лифт җиһазлары урнаштырыла, территория төзекләндерелә.
Объектта колонналарны монтажлау һәм нигез салу эшләре төгәлләнгән. Шулай ук суүткәргеч салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә металл конструкцияләрне монтажлау эшләре башланды.