Февраль - хәрби-патриотик тәрбия ае

2025 елның 28 феврале, җомга

22 нче февральдә безнең "ОНИКС" үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган искиткеч концерт узды! Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль бәйрәмдә Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Концерт программасының һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Әлеге концертны әзерләүдә өлеше кергән бар кешегә рәхмәтебезне белдерәбез.

24 февраль МХО зонасындагы көрәшчеләргә ярдәм итү проекты җитәкчесе Фәтхрахманова Гөлнара Шәүкәт кызы белән очрашу булып узды. Волонтерлар һәр минутта Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр. Алар даими ярдәмне  ни өчен эшләүләре турында  укучыларга аңлаттылар, шулай ук ярдәм итәргә теләүчеләргә киңәшләрен бирделәр.

                Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 24 февраль көнне безнең мәктәптә 2-4 сыйныф укучылары һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында строй һәм җыр смотры булып узды. Конкурска әзерлек вакыйгага берничә атна кала башланды. Һәр сыйныфка җыр сайларга, строевой адым әзерләргә мөмкинлек бирелде. Конкурс берничә этаптан торды: рапорт бирү, стройга әзерлек, җыр башкару. Барлык сыйныф укучылары матур, эмоциональ һәм лаеклы чыгыш ясадылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

27 февраль көнне Саба җирлеге җитәкчесе, район Советы депутаты Р.М. Хәсәнов 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе-2025 үткәрде.Парламент дәресен оештыру һәм үткәрү проекты Дәүләт Советы тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел парламент дәресе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы - "Ватанга хезмәт итүү – изге бурыч!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International