Февраль ул хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне һәм елы уңаеннан "Малайлар, алга" дип исемләнгән ярышлар үткәрелде. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Ярышлар «Хәрби кеше кем ул», «Солдат викторинасы», «Санчасть», «Эрудиция», «Строй әзерлеге», «Солдат ялда», «Җыр» дигән берничә конкурстан торды, ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Катнашучыларга белемнәрен арттырып кына калмыйча, эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тизлек күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.