Муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
1 март көнне Тимершык авылында Саба муниципаль районы командалары арасында Булатов Рәзил Илдус улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты. “Көек-Мишә” командасы 1 призлы урынны аулады, 2 призлы урынны "Миңгәр", 3 призлы урынны "Тимершык", 4 призлы урынны “Икшермә” командалары яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
1 март көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Төбәк һәм Кече Кибәче авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды. Мәҗлескә шулай ук махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләргә ярдәм итүче волонтерлар да чакырылган иде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучы елы" на Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап ир-ат командалары арасында мини-футбол ярышы узды. Ярышта җирлектән 5 команда катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
2025нче ел бөтен ил өчен аеруча мөһим – Русия Президенты карары белән ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.
2 март көнне Язлы Арташ авыл клубында тантаналы концерт булды. Чара башында Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Прорамманың беренче өлеше «Ватанга хезмәт итәм» Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар , сугыш биюләре яңгырады. Икенче өлеш «Сезнең өчен яратканнарыгыз». Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.концертны алып баручылар гүзәл затларга һәм кешелеккә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык , матурлык, мәхәббәт,камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык , соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Залда һәр номерның көчле алкышлары яңгырады.Бүген үз эшләрен кичектереп, бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да яхшы кәеф белән чыгып киттеләр, шундый бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт белдерделәр.
17-23нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары өчен хезмәт (технология) буенча олимпиаданың республика этабы үткәрелде.
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы «Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ тәрбияви эшчәнлегенең төп максатларыннан берсе - укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү.