17-23нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары өчен хезмәт (технология) буенча олимпиаданың республика этабы үткәрелде. Олимпиада түбәндәге профильләр буенча оештырылды: «Йорт культурасы, дизайн һәм технология», «Техника, технология һәм техник иҗат», «Мәгълүмати иминлек» һәм «Робототехника». Бәйгедә безнең район укучылары биш призлы урын алуга иреште:
-Хәнәфиева Гөлсинә, 8нче сыйныф, Саба гимназиясе
-Мөхетдинов Айзат, 8нче сыйныф, Олы Шыңар урта мәктәбе
-Гайнетдинов Әмир, 8нче сыйныф, Саба гимназиясе
-Халиков Муса, 8нче сыйныф, Сабабаш төп мәктәбе
-Гаянов Карим, 7нче сыйныф, Олы Арташ төп мәктәбе
Призлы урыннарга ия булган укучыларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да матур нәтиҗәләр теләп калабыз.