2025нче ел бөтен ил өчен аеруча мөһим – Русия Президенты карары белән ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәптә һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Февраль ае – оборона –массакүләм, хәрби –патриотик һәм спорт эшләре айлыгы. Ай дәвамында районыбыз мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре, тематик күргәзмәләр, батырлык дәресләре, спорт ярышлары, акцияләр, “Юнармия” сафларына кабул итү, рәсем һәм инша бәйгеләре, “Зарница 2.0” хәрби – патриотик уеннары, Бөек Ватан сугышы чоры балалары, МХОда катнашучылар, әфганчылар белән очрашулар, Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик чаралар оештырылды.