Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы «Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ тәрбияви эшчәнлегенең төп максатларыннан берсе - укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыру өчен гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар системалы рәвештә оештырыла. Әлеге чараларның төп өлеше февральдә уздырыла. 3 февральдә «Ватанны саклаучылар елы»н ачуга багышланган тантаналы чара узды. Укучылар патриотик шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкардылар. 2 февральдән мәктәп «Җиңүгә 80 адым» акциясенә кушылды. Акция кысаларында сыйныф сәгатьләре, интеллектуаль уеннар һәм хәрби-спорт ярышлары уза, документаль һәм нәфис фильмнар карау оештырыла. МХОгә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү оештырылды.

«Киез итекле Футбол» уены, саф һавада «Без батыр егетләр, без Бөркетләр!» спорт уеннары бик җанлы үтте. 13 февральдә мәктәп укучылары Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә һәм Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулуга багышланган «Син яшәргә тиеш идең...» митингында катнаштылар. Митинг Язлы Арташ авылында, әфганчы-сугышчы Ф.Шәйдуллинның туган авылында үткәрелде. мәктәп делегациясе сугышчының каберенә венок салды. 20 февральдә Яшь армиячеләр отряды Язлы Арташ авылында Ф.Шәйдуллин туган һәм яшәгән йортта мемориаль такта ачуда катнашты. 14 февральдә мәктәптә «Татарстан Республикасының Диңгез җыелышы» белән очрашу булды. Укучылар алдында диңгезчеләр, «Бер экипаж» ансамблендә катнашучылар чыгыш ясады. 15 февральдә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган патриотик шигырь конкурсы үткәрелде. 22 февральдә мәктәп кызлары «Без сездә данлыклы геройларны күрәбез!» дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Ә чыгыштан соң малайларның яраткан «Кышкы Аҗаган»уены узды. 24 февраль көнне мәктәп командалары арасында волейбол буенча турнир үтте. Турнир 2024 елда махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган безнең мәктәпне тәмамлаган Галимҗанов Илфар истәлегенә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International