ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2025 ел
сишәмбе

15 май Гаилә көне уңаеннан, Килдебәк мәдәният йортында «Минем гаиләмнең шәҗәрә агачы» дигән патриотик-тематик кичә үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

26 май көнне фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягы махсус калай белән төрелеп бетте, фундамент өлешен дә калай белән бизәү эшләрен башкаралар. Ягу өлешендә яңарту эшләре бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.  Армый талмый көчләрен кызганмый эшләүчеләргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткезәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

Бүген 2025 елның 26 маенда «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Агымдагы тренировка елында спорт төрләре буенча спорт әзерлеге программаларын үтәү буенча спорт мәктәбенең алгарышы» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1. Спорт төрләре буенча программаларның үтәлешен бәяләү. 2. Квалификация таләпләрен тормышка ашыру, разрядлар бирү. 3. Спортчыларны киләсе елга күчерү һәм әзерлек этабы. 4. Җәйге җыеннарны әзерләү һәм оештыру, җәйге чорга мәктәп эше. 5. Спорт мәктәбе имиджы уңышлы педагогик эшчәнлекнең нигезе. 6. Төрлелэр. Район, республика спорт тормышын үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучыларны ОДМСНЫҢ лаеклы рәхмәт хатлары белән бүләклэдек. Педагогик советта традицион рәвештә узган уку-күнекмә елына нәтиҗә ясадылар, үсеш нокталарын билгеләделәр һәм яңа уку-күнекмә елына максатлар куйдылар. Һәр бүлекчәнең эшенә җентекле анализ ясалды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Авылыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау урта мәктәбе  “Матур эшләребез бар, якты теләгебез бар” дип исемләнгәг иҗат- отчет концертын тәкъдим итте. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бу тамаша барлык  тамашачыга бик ошады. Һәр катнашкан укучыга, аларны әзерләүчеләргә уңышлар телибез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Нарды буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы

24 майда Явлаштау  мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу истәлекле көн белән «Саба ветеринария берләшмәсе җитәкческе  Ганиев Зөлфәт Рифкат улы , район мәгариф бүлеге  вәкиле , Саба» ҖЧҖ Евлаштау бригадасы баш инженеры  Нуруллин Илдар Госман   улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котладылар.

Барлык чыгарылыш класс  укучыларына укуларында һәм алдагы тормышта уңышлар телибез

Пленэр практикасы буенча дәресләр

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2025 елның 20 маенда «Казан педагогика көллияте» ДАҺБУ «Яшь мастер-2025»төбәкара чемпионаты финалында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International