22-25 май көннәрендә Казанның Көрәш Сараенда нарды буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы узды. Халыкара турнир Республика Рәисе, Россия һәм Татарстан нард Федерациясе һәм ТР Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелде! Турнирга илнең барлык почмакларыннан 250 дән артык спортчы килгән!
Байлар Сабасында да төрле дисциплиналардагы спортчылар катнашты.
Хатын - кызлар арасында ике тапкыр пьедесталга Мөхәммәтова Сирина чыкты-төп турнирның дүртенче урыны һәм блиц-турнирның беренче урыны!
Балаларыбыз чын шау - шу тудырды, кыска нардларга 5 яшь спортчы килде, ә озын нардларга-16! Дүрт көнлек марафон нәтиҗәсендә безнең балалар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр.
Кыска нарды:
1 урын - Камалтдинов Айдар;
3 урын - Галимуллин Данияр.
Озын нарды:
1 урын-Кәримуллина Камилла;
2 урын-Камалтдинов Раяз.
Барлык спортчыларны, ТР Рәисе Кубогы призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез