Бүген 2025 елның 26 маенда «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Агымдагы тренировка елында спорт төрләре буенча спорт әзерлеге программаларын үтәү буенча спорт мәктәбенең алгарышы» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1. Спорт төрләре буенча программаларның үтәлешен бәяләү. 2. Квалификация таләпләрен тормышка ашыру, разрядлар бирү. 3. Спортчыларны киләсе елга күчерү һәм әзерлек этабы. 4. Җәйге җыеннарны әзерләү һәм оештыру, җәйге чорга мәктәп эше. 5. Спорт мәктәбе имиджы уңышлы педагогик эшчәнлекнең нигезе. 6. Төрлелэр. Район, республика спорт тормышын үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучыларны ОДМСНЫҢ лаеклы рәхмәт хатлары белән бүләклэдек. Педагогик советта традицион рәвештә узган уку-күнекмә елына нәтиҗә ясадылар, үсеш нокталарын билгеләделәр һәм яңа уку-күнекмә елына максатлар куйдылар. Һәр бүлекчәнең эшенә җентекле анализ ясалды.