15 май Гаилә көне уңаеннан, Килдебәк мәдәният йортында «Минем гаиләмнең шәҗәрә агачы» дигән патриотик-тематик кичә үткәрелде. Чараны мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләделәр.
Әлеге чарада Абдрахмановлар гаиләсе чыгыш ясады. Алар халыкка үзләренең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр. Үз гаиләләренең тарихындагы мөһим вакыйгаларны, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үттеләр. Чара концерт номерлары, презентация белән үрелеп барды.
Тирән эчтәлекле бу чараны халык бик ошатты һәм алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.