ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча  Социаль  фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте

22 июнь көнне Килдебәк авылында, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл янында, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы, Килдебәк урта мәктәбе директоры һәм укучылары, авыл яшьләре, сугыш кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларны искә алу өчен җыелдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

22 июнь - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне. Бу көнне «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Бу акция совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Барыбызны да сугыш алып киткән ватандашларыбыз турында хәтер берләштерсен. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Мичән төп мәктәбе директоры Шайхлисламов Б.Ф., укучылар, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. яу кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен җыелдылар. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, монумент алдына чәчәкләр салдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

22 июнь көне авырту, өмет, каһарманлык белән сугарылган. Бу булган хәлне искә төшерү генә түгел, бу тарихның бик зур өлеше, аны онытырга ярамый.

Хәтер һәм кайгы көнендә Россиядә Бөек Җиңү хакына тылда хезмәт иткән сугыш елларында һәлак булганнарны, аларның батырлыкларын киләчәк буыннары хәтерендә саклап калу өчен хөрмәтлиләр.

22 июнь көнне "Билгесез солдат" һәйкәле янына Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре , Мишә авыл җирлеге башлыгы һәм балалар сугыш кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларын искә алу өчен җыелдылар. Җир йөзендә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, барлык катнашучылар чәчәкләр салдылар. Ул авыр елларда Ватаныбызны саклап калган һәм үз гомере бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

“ Хәтер һәм кайгы көне... " – бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарның, фашист әсирлегеннән җәфаланганнарның, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрнең барысын да искә төшерә. Ул кырыс елларда Ватанны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркемне без онытмыйбыз.

22 июнь көнне Сабабаш авыл клубында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дигән митинг узды.

Җыелганнар алдында Кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин чыгыш ясады.

Митингта катнашучылар бу сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, обелискка чәчәкләр салдылар.

Без 80 ел элек уйлап та тормыйча Ватанны саклауга баскан кешеләрнең якты хәтере алдында баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Тынычлык өчен аларга чиксез рәхмәт!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Шекше төп мәктәбе укучылары җәйге ялны кызыклы һәм файдалы үткәрә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче кеше легенда булырга лаеклы. Һәм бу юбилярның атаклы булуына, батырларча гамәл кылуына, аеруча мөһим нәрсә булдыруына бәйле түгел.

   Мария Ивановна Аксенованы шундый истәлекле дата белән Саба муниципаль районының социаль яклау Начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы котладылар. Юбилярчы кунакларны яхшы кәеф белән каршы алды.

     Аны юбилее белән котлап, кунаклар сугыштан соңгы чордагы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, якыннарының озын гомер, сәламәтлек һәм кайгыртучанлыкларын теләделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

      Лесхоз бистәсендә районара мәктәп урманчылыклары слеты узды. Слетта республиканың Саба, Арча, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 26 команда катнашты.

Конкурс шартлары нигезендә, анда катнашучылар «Ботаника һәм дендрология», «Урманны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия һәм таксация», «Машиналар һәм механизмнар», «Урман янгыннарын сүндерү» һәм «Урман кошлары һәм җәнлекләре биологиясе» юнәлешләре буенча тестлар уздылар һәм гамәли биремнәр башкардылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булган. Икенче урында – «Стебелек» берләшмәсе, өченче урында – «Зеленое село» берләшмәсе.

Слетта җиңүчеләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, җитәкче-урманчы Илһам Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Хаҗи Фәйзрахманов котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Равил Кузюров ассызыклаганча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә.

«Бу юнәлеш буенча лидер – Саба урманчылыгы, ул 26 берләшмәнең эшен җитәкли, – дип билгеләп үтте ул. – Форсаттан файдаланып, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләренә һәм остазларына үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча башкарган эшләре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ышанам, слет һәркем өчен якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе булды. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм уңышлар телим».

 

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International