Килдебәк авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе

2025 елның 24 июне, сишәмбе

22 июнь көнне Килдебәк авылында, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл янында, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы, Килдебәк урта мәктәбе директоры һәм укучылары, авыл яшьләре, сугыш кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларны искә алу өчен җыелдылар. Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. чарада катнашучыларга “Хәтер шәме” акциясенең максатларын искәртеп үтте. 

“Хәтер шәме”  Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга һәм үсеп килүче буында илебез тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен көрәшкән авылдашларны искә алдылар. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International