“ Хәтер һәм кайгы көне... " – бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарның, фашист әсирлегеннән җәфаланганнарның, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрнең барысын да искә төшерә. Ул кырыс елларда Ватанны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркемне без онытмыйбыз.
22 июнь көнне Сабабаш авыл клубында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дигән митинг узды.
Җыелганнар алдында Кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар бу сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, обелискка чәчәкләр салдылар.
Без 80 ел элек уйлап та тормыйча Ватанны саклауга баскан кешеләрнең якты хәтере алдында баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Тынычлык өчен аларга чиксез рәхмәт!