Республиканың Саба районында районара мәктәп урманчылыклары слеты узды.

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Лесхоз бистәсендә районара мәктәп урманчылыклары слеты узды. Слетта республиканың Саба, Арча, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 26 команда катнашты.

Конкурс шартлары нигезендә, анда катнашучылар «Ботаника һәм дендрология», «Урманны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия һәм таксация», «Машиналар һәм механизмнар», «Урман янгыннарын сүндерү» һәм «Урман кошлары һәм җәнлекләре биологиясе» юнәлешләре буенча тестлар уздылар һәм гамәли биремнәр башкардылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булган. Икенче урында – «Стебелек» берләшмәсе, өченче урында – «Зеленое село» берләшмәсе.

Слетта җиңүчеләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, җитәкче-урманчы Илһам Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Хаҗи Фәйзрахманов котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Равил Кузюров ассызыклаганча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә.

«Бу юнәлеш буенча лидер – Саба урманчылыгы, ул 26 берләшмәнең эшен җитәкли, – дип билгеләп үтте ул. – Форсаттан файдаланып, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләренә һәм остазларына үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча башкарган эшләре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ышанам, слет һәркем өчен якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе булды. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм уңышлар телим».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International