22 июнь - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне. Бу көнне «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Бу акция совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Барыбызны да сугыш алып киткән ватандашларыбыз турында хәтер берләштерсен. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Мичән төп мәктәбе директоры Шайхлисламов Б.Ф., укучылар, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. яу кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен җыелдылар. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, монумент алдына чәчәкләр салдылар.