Шекше төп мәктәбе укучылары җәйге ялны кызыклы һәм файдалы үткәрә. Июнь аенда 14 яше тулган укучыларыбыз җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, “Акчарлак” балалар бакчасында, мәктәп территориясендә хезмәт күрсәтәләр. “Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр”- дигән татар халык мәкален истә тотып, укучыларыбыз һәр кушылган эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Эшләреннән үзләре дә, җитәкчеләре дә кәнагать.