Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча макчатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җирлек территориясен җыештыру һәм печән чабу эшләре алып барыла.
Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы Ленин, Татарстан, Г.Тукай урамнарына МДФ программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
2025 елның 09 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Югары Симәт авыл җирлегендә халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Шәмәрдән авылында күпфатирлы йортлар янында дренаж челтәрләре төзү эшләре алып барыла.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге практиканы мәктәп яны участогында узалар. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләргә булышалар. Шулай ук матур чәчәкләр дә үстерәләр. Хәзерге вакытта кызыл һәм кара карлыган җыю эшләре башланды.
Шәмәрдән авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре башланды.
Мичәнбаш авылында юллар салу эшләре дәвам итә.
7 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен Иван Купала көненә багышланган «Водные забавы» дигән кичке уеннары оештырды.
8 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында җылылык һәм уңайлык атмосферасы хөкем сөрде, чөнки биредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Семья в объективе» фотоконкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү узды.
Яңа Мичән авылы мәчетен авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимнр торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. Аларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.