2025 елның 09 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Югары Симәт авыл җирлегендә халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс белеме турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар сыйфатсыз товарны кире кайтару срогына, интернет аша товар сатып алганда кулланучының хокукларына, шулай ук азык-төлек продуктларын кире кайтару мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар.