Шәмәрдән авылында күпфатирлы йортлар янында дренаж челтәрләре төзү эшләре алып барыла. Әлеге эшләр ике елга исәпләнгән, хәзерге вакытта эшләр М.Горький, Газовиков, Фрунзе һәм Ф. Кәрим урамнарында алып барыла. Эшләрне "Мелиорация"Саба ПМКсы ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.