ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

11нче  март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә  шаярт   " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда-   " Каймак" командасы  гран- при га лаек булып кайтты!

Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик  тә туры килеп тора.

Республикада 463 тонна гуманитар җыелма таратылачак.

Татарстанда «Нәфис» фондының СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясенең 5 нче этабы уза. Аның кысаларында һәлак булган сугышчыларның һәм I, II төркем инвалидлык белән махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре ярдәм алачак. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасына берничә айга исәпләнгән Азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылачак.

2026 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Шикше авыл җирлеге башлыгы катнашында, «кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон»га кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Сабада 15 март көнне 8нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Әлеге чарага Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров киләчәк. Быел табын 1000 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гүзәл хатын-кызларына Мостафин Айдар Ибраһимович лалә чәчәкләреннән букетлар бүләк итте.

 Лесхоз интернат-йорты администрациясе бик зур рәхмәтен белдерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Оҗмах Әниләр аягы астында

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бүген, Шекше төп мәктәбе укучылары Килдебәк урта мәктәбенә, күптән түгел ачылган агрокласс белән танышырга бардылар. Укучылар яңа технологияләрне кулланып авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин булган җиһазлар белән таныштылар, алар белән төрле экспериментлар башкарып карадылар. Бу экскурсиядән күп яңалыклар белән кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8 март хөрмәтенә Иске Икшермә авыл җирлегендә хатын кызлар арасында волейбол буенча турнир узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

«Балачак» балалар бакчасында Гаилә бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Финанс-бюджет палатасының "Сукыр бер тиен" КВН командасы сәхнә тотты. Команда тирә-юньгә юмор күзлегеннән карап, халыкны көлдерә алды һәм жюри тарафыннан уңай бәяләмәле дә булды. Нәтиҗәдә, бездә призлы 1 нче урын.
Шаяртып-көлеп яшәгәндә дөнья бөтенләй икенче төсләрдә күренә. Аграр көллияттә узган "Әйдә ШаяРТ" КВН уеннарының муниципаль этабында әлеге атмосфера, энергетика нык сизелде. Димәк, ШаяРТ шаяртырга яратучыларны шаярттырып яшәтсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International